<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>82</hymn_number>
<title>Икеләнмә дустым!</title>
<lyrics>[V1]
.Gm      Eb    Cm
 Икеләнеп калма, дустым
.Eb          Bb
 Тормыш юлың чатында.
.   Eb              Fm
 // Сайла син мәңгелек тормыш
.Gm             Cm
 Мәрхәмәт бар чагында. //

[V2]
 Сайласаң мәңгелек юлын.
 Ходай сине коткарыр.
 // Ул сиңа ярдәм күрсәтер,
 Үзе җитәкләп барыр. //

[V3]
 Мәңгелектә сине көтә
 Саф сулы яшел үзән.
 // Мин дә шуңа өметләнәм
 Һәм газапларга түзәм. //

[V4]
 Мине гөнаһларым өчен
 Мәңгелек газап көткән.
 // Ходай мине кичерегә
 Көткән бит инде күптән. //

[V5]
 Ходай каршына, туганым,
 Нәрсә белән килерсең?
 // Гайсәнең юлыннан барсаң,
 Оҗмахка син керерсең. //</lyrics>
<key>Gm</key>
</song>